Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай хокук сакчылары район җитәкчелегеннән котлау кабул иттеләр

РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан эчке эшләр бүлегендә тантаналы чара узды.

 

Полиция хезмәткәрләрен, эчке эшләр бүлеге ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов котлады.

– Сез район халкының иминлеген тәэмин итәсез, – диде ул. – Сезнең хезмәтегез вакыт белән генә чикләнми, сез көндезге һәм төнге теләсә кайсы сәгатьтә постта. Сез кичекмәстән гражданнарны яклауга басасыз – һәм бу мөһим миссияне намус һәм батырлык белән башкарасыз.

Район территориясендә законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуда күрсәткән инициативалары һәм һөнәри осталыклары өчен Алмаз Мингулов полиция хезмәткәрләре Илшат Мәгыйзовка, Идиал Ибраһимовка һәм Энҗе Сабировага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Җыелучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев, эчке эшләр бүлеге ветераннары советы рәисе Шамил Сәхабетдинов җылы котладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев