Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай хезмәткәрләре район башлыгы бүләкләренә лаек булдылар

Яңа ел алдыннан – декабрьнең соңгы көннәрендә районның тармак хезмәткәрләре җитәкчелек тарафыннан билгеләп үтелде

Күпьеллык намуслы хезмәте, үз эшчәнлеге өлкәсендә инициатива һәм Аксубай районы энергетика тармагын үстерүгә керткән зур шәхси өлеше өчен Чистай электр челтәрләренең Аксубай филиалы ветераны Николай Телешевка район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Намуслы хезмәте, һөнәри бурычларын үрнәк итеп үтәве, Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерүгә керткән зур шәхси өлеше өчен Аксубай районы башлыгының Мактау грамотасына «Челтәр компаниясе» Чистай электр челтәрләре АҖ филиалы Аксубай районының хезмәтләр күрсәтү төркеменең әйдәп баручы инженер-җитәкчесе Юрий Ильин лаек булды.

Аксубай районында опека һәм попечительлек органында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Аксубай районы башлыгының Мактау грамотасын район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Айсылу Төхфәтуллина алды.

Татарстан Республикасы территориясендә төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү оешмасында югары активлыгы өчен Аксубай районы башлыгының Рәхмәт хаты белән универсаль технологияләр техникумының укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Татьяна Убейкина бүләкләнде.

Намуслы хезмәте, Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерүгә керткән зур шәхси өлеше өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән Чистай электр челтәрләре «Челтәр компаниясе» АҖ филиалының V разрядлы оператив-күчмә бригадасы электромонтеры Роман Захаров бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Арбитраж суды суд карарларын үтәүдә күрсәтелгән хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу өчен Аксубай районы башлыгы Рәхмәт хаты белән Россия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Аксубай районы суд приставлары хезмәте коллективы бүләкләнде. (Бүләк суд приставлары җитәкчесе Василий Морозовка тапшырылды).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев