Аксубай хезмәт ветераны елларга бирешми
Яңа Кармәт авылыннан Сәлимә Нуретдиновага 95 яшь тулды.
Бу көнне ветеранның өендә чын-чынлап бәйрәм мохите хөкем сөрде. Хәер, гаилә хуҗабикәсенең туган көнен алдагы көнне үк бәйрәм итә башлаганнар –Шәрбәннән якын туганнары җыелышып килгән. Бу көнне дә өйдә бик күп кунаклар җыелды – тантана сәбәпчесен истәлекле дата белән котларга якын кешеләре, авылдашлары килде.
Сәлимә Шәйхетдин кызы кебек кешеләр турында картаюны белми, диләр. 2018 елда, районнан рәсми делегация әбекәйне 90 яшь тулган көне белән котларга килгәндә дә ул нәкъ шундый иде, хәзер дә шундый – бер дә үзгәрмәгән. 95 яшьтә дә ул тормыш сөючән, күтәренке күңелле.
Ветеранга район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.

– Авыр елларда колхоз производствосында хезмәт куеп, сез районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш керткәнсез, – дип билгеләп үтте ул. – Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезне истәлекле туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәм, сәламәтлек, иминлек телим, йөз яшьлек юбилеегызны да якыннарыгыз, туганнарыгыз янәшәсендә шатлык белән каршы алырга насыйп булсын!
Район җитәкчесе РФ Президенты Владимир Путинның өлкән буын вәкиленә юлланган котлау хатын укыды, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм сәбәпчесен Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров җылы котлады, иң изге теләкләрен җиткерде.
Сәлимә Шәйхетдин кызының тормыш юлы җиңел булмый. Ул шушы авылда туып-үскән, авылдашына кичүгә чыккан. Колхозда төрле эшләрдә, фермада хезмәт куйган. Ике кызы һәм биш улына гомер бүләк иткән. Тормыш иптәше гүр иясе булгач, төпчекләрен ялгызы аякка бастырган. Бәхеткә, аларның барысы да исән-сау, балаларына оныкларын тәрбияләшергә ярдәм итәләр.
– Без әниебез белән горурланабыз, – диләр юбилярның балалары. – Аның янәшәбездә булуы безнең өчен бәхет. Чын йөрәктән әниебезгә барасы өчен дә рәхмәт әйтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев