Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай хатын-кызларына сугышчылардан рәхмәт сүзләре җиткерелде

Яшьләр үзәгендә «Ватанган хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте активистларының волонтерлар белән очрашуы булды.

Күптән түгел Донбасстан гуманитар ярдәм сәфәреннән кайткан Анатолий Скворцов, Александр Убейкин, шулай ук Виталий Маркин һәм Флен Зәйнуллин яшеренү челтәрләре үрүче, сугышчылар өчен кирәкле әйберләрне тегүче хатын-кызлар белән очраштылар. Бу – алгы сызыкта нацистларга каршы көрәшүче хәрбиләребезгә бөтен йөрәкләре белән ярдәм итәргә теләүче бердәм фикердәшләр бригадасы.

Алар махсус хәрби операция зонасына бишенче сәфәр турында сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар. Анатолий Скворцов хатын-кызларга сугышчылардан зур сәлам һәм рәхмәт сүзләре тапшырды.

– Сезнең үз кулларыгыз белән эшләгәннәрнең барысын да егетләр бик теләп кабул иттеләр, – диде ул. – Анда барысы да кирәк.

Уртак даирәдә яклаучыларга тагын нәрсәләр тәҗел кирәклеге, тагын нәрсә белән ярдәм итеп булуы турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев