Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай Хәрби-Һава көчләре ветераннары берләште

Хәрби Дан мемориалында Россиянең Хәрби-һава көчләре һәм Һава-космос көчләре көненә багышланган бәйрәм узды.

Беренче тапкыр Хәрби-һава көчләрендә хезмәт иткән ветераннар тантанага бергә җыелдылар. Алар яңа гына берләшкәннәр, башка гаскәр төрләре ветераннары белән чагыштырганда, бары тик иҗтимагый, патриотик эш башлыйлар гына әле. Аларга район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.

– Яшь чакта сез совет, Россия армиясендә хезмәт иттегез. Сезнең күбегез офицер булды һәм еллар узгач Эчке эшләр органнарында хезмәт итүләрен дәвам итте, төрле тармакларда эшләде, – диде ул. – Украинадагы дошманнарга нинди каршылык күрсәтүләре буенча бүген без нинди армия һәм һава көчләре булуын күрәбез. Алар тагын да үсәчәк. Безнең уртак бурычыбыз – Ватан патриотларын үстерү. Хәрби-һава көчләре вәкилләре һәрвакыт үрнәк булдылар. Мәктәп укучылары белән очрашканда, хезмәтегез – самолетлар, башка авиация техникасы турында сөйләгез. Уңышлар, бәхет һәм иминлек телим!

Җыелучыларны Һава көчләре һәм Һава-космос көчләре көне белән «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Виталий Маркин котлады.

–Сезнең төркем әлегә аз санлы, – диде ул. – Ләкин алга таба артачак. Барлык гаскәрләр бер җәмгыятькә берләштерелгән, һәм сез эшкә батырлык белән кушыласыз. Сезнең берләшмәгә ныклы бердәмлек телим!

Ветераннарны авиациядә хезмәт иткән Эчке эшләр министрлыгы ветераны Илһам Вафин сәламләде.

Хәрби-һава көчләре һәм Һава-космос көчләре ветераннары һәйкәл һәм Мәңгелек ут итәгенә таҗ һәм чәчәкләр салдылар. Элекке һава көчләре хәрбиләре хөрмәтенә Ватан турында эчкерсез җырлар яңгырады.

Бәйрәм программасы тәмамлангач, ир-атлар әле озак таралышмый тордылар, алар нидер турында кызу бәхәсләштеләр, планлаштырдылар. Шулай итеп, “Ватанга хезмәт итәм” иҗтимагый хәрәкәтенең яңа берлеге барлыкка килде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев