Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай волонтерын хәрби частьның Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр

27нче гуманитар ярдәм кәрваны белән безнең якташларга дүрт буржайка миче җибәрелгән иде.

Аларны аксубайлы Владимир Капитонов ясаган.

Гуманитар ярдәм кәрванын йөртүчеләр аңа сугышчыларга күрсәткән ярдәме өчен шәхсән рәхмәт белдерделәр.

Битараф булмаганы һәм хәрби хезмәткәрләргә һәрьяклап ярдәм күрсәткәне өчен 93992нче хәрби часть командованиесеннән Владимир Викторовичка Рәхмәт хатын ул эшләгән газ участогы коллективында җыелыш вакытында волонтерлар Александр Убейкин һәм Алексей Макаров тапшырды. Һәм аның һәр гуманитар ярдәм кәрванын җыйганда булышлыгын һәм сугышчыларга даими ярдәмен билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев