Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай волонтерлык пунктында рәсми вәкилләр булды

ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин һәм Чирмешән районы вәкиле Рамил Айбатов район башлыгы озатуында СВО зонасында булган сугышчылар өчен яшеренү челтәрләре ясау пунктында булдылар.

Җитәкчеләр волонтерларның эшләре ничек баруы белән таныштылар, аларга нәтиҗәлерәк эшләү өчен нәрсә кирәклеге белән кызыксындылар. 

Әлеге патриотик мәйданчыкта эшләр көннән-көн интенсиврак бара, маскировка челтәрләре торган саен тизрәк әзерләнә, эшләнмәләрнең “ассортименты”да киңәя – бүген кышкы вакытка сугышчылар өчен маскировка киемнәре дә тегә башладылар. Волонтерлар Җиңүгә энтузиазм белән эшлиләр. 

– Безнең сугышчыларга чын күңелдән ярдәм итәргә теләгәнегез, аңлаганыгыз өчен һәрберегезгә ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсе килә, – дип мөрәҗәгать итте хатын-кызларга район башлыгы Камил Гилманов. 

Волонтерлык хәрәкәте активистлары алга таба эшләү өчен нәрсә кирәклеген әйттеләр, район җитәкчесе материаллар белән проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә сүз бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев