Аксубай волонтерларының тырышлыгыннан соң урман чистарып калды
Районда «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе Ибрай участок урманчылыгында корыган агачларны җыю белән тәмамланды.
Ибрай участок урманчылыгында (Чуаш Енорускиносы авылы янында) урман участогы ауган һәм коры агачлар аркасында үтә алмаслык диярлек иде. Мондый урыннарда тәртип урнаштыру зур көч, күп кеше хезмәте таләп итә.
Урманчыларга ярдәмгә Сергей Маклаков җитәкчелегендәге Иске Ильдеряк авыл җирлеге оешмалары хезмәткәрләре килде. Иске Ильдеряк, Чуаш Енорускиносы, Тарханка һәм Иляшкино мәдәният учаклары, Иске Ильдеряк балалар бакчасы һәм авыл җирлеге администрациясе хезмәткәрләре Айрат Җамалиев җитәкчелегендәге урманчылык вәкилләре белән бергә бик тату эшләделәр.
Шимбә өмәсендә катнашучылар корыган һәм иске агачларны кисеп, өемнәргә җыйдылар. Берничә сәгать урманда эшләү участокның тышкы кыяфәтен тамырдан үзгәртте. Волонтерларның һәм урманчыларның тырышлыгы күзгә бәрелеп тора: урманда уңайлырак булып калды, хәзер агачлар арасыннан бик җиңел үтәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев