Аксубай вокалчылары дипломнарга лаек булдылар
Район вәкилләре «Казачий круг-2023» ачык бәйге-фестиваленең финал турында уңышлы чыгыш ясадылар.
Василий Воронин ялгыз башкару номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломына ия булды. Ансамбльләр номинациясендә II дәрәҗә лауреат дипломы белән Түбән Баланда авыл мәдәният йортының “Калина” рус халык коллективы бүләкләнде.
“Калина” коллективы һәм аның җитәкчесе Василий Воронин әлеге бәйгедә беренче ел гына катнашмый. Һәм һәр тапкыр жюри Аксубай вокалистларының иҗатын лаеклы бәяли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев