Аксубай ветеринарына Россия тармак бүләге тапшырылды
Аксубай ветеринария берләшмәсе белгеченең хезмәт өлеше югары дәрәҗәдә бәяләнгән
Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә «Аксубай ветеринария берләшмәсе»нең Ибрай ветеринария участогы ветеринария табиб-мөдире Рөстәм Мотыйгуллин лаек булды.
Ветберләшмә белгеченә дәүләт бүләген Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров Ветеринария хезмәткәре көнен бәйрәм иткән көнне тапшырды.
Фото: район ветеринария берләшмәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев