Аксубай ветеринарларын һөнәри бәйрәмдә хөрмәтләделәр
Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре коллективы Ветеринария хезмәткәре көнен билгеләп үтте
Очрашу формаль булмаган шартларда шатлык һәм игелек атмосферасында узды.
Ветеринария хезмәткәрләрен һөнәри көн белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов котлады.
– Бу бәйрәм терлекләрдән кешегә күчә торган авыруларның таралуын булдырмау һәм продуктларның сыйфатын контрольдә тоту өчен көн саен хайваннар һәм кешеләр сәламәтлеген саклаучы белгечләр хезмәтенең мөһимлеген тану булып тора, – диде ул. – Сезгә нык сәламәтлек, башкарылган эшегездән канәгатьлек алуыгызны, алга таба уңышларга илһам телим!
Ветеринарлар коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин чын күңелдән котлады.
– Сезнең көндәлек хезмәтегез хайваннарның куркыныч авыруларына каршы торуга юнәлдерелгән, – диде ул. – Сез үз эшегезне намус белән башкарасыз, шуның белән районның эпизоотик иминлеген тәэмин итәсез. Хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
Һөнәри бәйрәмдә ветеринария хезмәтенең алдынгы вәкилләре бүләкләр алды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Мактау грамоталарына «Аксу - Агро» ҖЧҖ өлкән ветеринар-фельдшеры Михаил Пикалов, «МОЛКО» ҖЧҖ ветфельдшеры Надежда Щекина, район ветеринария берләшмәсенең ветеринария табибы Лидия Яманова, район ветеринария берләшмәсе ветфельдшеры Надежда Харитонова лаек булдылар. Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгының Рәхмәт хатларын «МОЛКО» ҖЧҖ ветфельдшеры Халит Фәткуллинга, «Аксу-Агро» ҖЧҖ ветфельдшеры Сиринә Гыйззәтуллинага, район ветеринария берләшмәсенең ветеринария табиблары Әнвәр Шәрифуллинга һәм Алсу Зәйдуллинага тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев