Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеринарлары терлекләрнең котыру авыруын кисәтәләр

Ветеринария берләшмәсе белгечләре куркыныч котыру авыруына каршы планлы вакцинация үткәрәләр.

Хайваннарга котыру авыруына каршы вакцинация өч айлык яшьтән ясалырга тиеш. Биш-җиде тәүлектән соң беренчел вакцинацияләнүчеләрнең иммунитеты башлана. Бер тапкыр вакцина керткәннән соң, ел дәвамында саклана. Шуңа күрә, алга таба хайваннарга елга бер тапкыр котыру чиренә каршы прививка ясарга кирәк.

Ветеринария хезмәте мәгълүматларына караганда, котыру авыруы хайваннар һәм кеше өчен иң куркыныч авырулар бишлегенә керә. Ул этләрдә, төлкеләрдә, сыерларда һәм башка хайваннарда еш очрый. Бу үлемгә китергән йогышлы-вируслы характердагы авыру. Авыру хайванның үзәк нерв системасында ялкынсыну һәм каршылыклы үзгәрешләр, шулай ук специфик энцефалит китереп чыгара. Авырган хайван асфиксиядән яисә йөрәк туктаудан үлә.

Бу көннәрдә Савруш ветеринария участогы мөдире, мал табибы Валерий Храмов атларга котыру авыруына каршы вакцинация ясый.

Фото: район ветеринария берләшмәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев