Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеринарлары котыру авыруын кисәтә

Районда ветеринария хезмәте белгечләренең эпизоотиягә каршы чаралар уздыруы дәвам итә.

Мөгезле эре терлекләргә лептоспирозга каршы планлы вакцинация үткәргәннән соң, ветеринарлар, ике атналык вакциналь интервалдан соң, котыру кебек куркыныч авыруга каршы вакцинация ясауга керештеләр. Бу этапта районның авыл хуҗалыгы һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр һәм атлар котыру авыруына каршы эшкәртелергә тиеш.

– Котыру – терлекләр һәм кеше өчен аерым куркыныч авыру, – дип билгеләп үтте район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин. – Аны дәвалау чаралары эшләнмәгән. Иң мөһиме – вакцинация ысулы белән авыруны профилактикалау.

Котыру авыруына каршы вакцинацияне дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре бушлай ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев