Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеринарлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Апрельнең соңгы шимбәсендә терлекләрнең сәламәтлеге өчен көрәшүче – ветеринария табиблары бәйрәме билгеләп үтелә.

Ветеринария табибы һөнәре – иң катлаулы һөнәрләрнең берсе. Ул һөнәри белем һәм күнекмәләр генә түгел, шулай ук үз пациентларына карата зур фидакарьлек, сизгерлек тә таләп итә. 

Мал табибы хайваннарның гына түгел, кешеләрнең сәламәтлеге өчен дә җаваплылык тота, чөнки хайваннарда һәм кешедә авыруларның күпчелеге – уртак. 

Аксубай районының ветеринария берләшмәсе коллективында үз эшләренең осталары эшли. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә район кайбер хәвефле авырулар буенча имин булып тора. Алар йогышлы авыруларның чыганаклары килеп чыгуга юл куймау, хайваннарны дәвалау буенча зур профилактик эш алып баралар. Һөнәри бәйрәм – кешеләр иминлеге өчен хезмәт алып бара торган белгечләргә рәхмәт белдерү өчен яхшы сәбәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев