Аксубай ветеринарлары һәм мәктәп укучылары йортсыз хайваннарга ярдәм күрсәттеләр
Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе укучылары һәм Аксубай район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре «Россия – гаиләләре гаиләсе» (#МЫВМЕСТЕ) проекты кысаларында «Экология гаиләләр белән бергә: хайваннарга ярдәм» акциясе кысаларында берләштеләр.
Әлеге хәйрия акциясе барышында “Игелек кыл” волонтерлар отряды һәм ветеринария белгечләре йортсыз хайваннар өчен “Вега” приютында булган мәчеләр һәм этләр өчен азык сатып алдылар.
Укучылар да, ветеринарлар да – җылыга һәм кайгыртуга мохтаҗ булган хуҗасыз хайваннар язмышына битараф булмаган игелекле йөрәкле кешеләр. Алар тарафыннан оештырылган акция приютка мөһим ярдәм булды. Ул дүрт аяклы дусларыбызны ашатырга ярдәм итүгә зур өлеш кертә. Моңа охшаш акцияләр анык ярдәм күрсәтеп кенә калмый, мәктәп укучыларында хайваннарга карата мәрхәмәтле мөнәсәбәт тә тәрбияли.
Фото район ветеринария берләшмәсе һәм 1 нче Аксубай мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев