Аксубай ветеринариясе хезмәткәре ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә лаек булды
Арча районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм ветеринария фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Коллегиядә катнашучылар узган елгы казанышларны җентекләп анализладылар. Ел нәтиҗәләре буенча ветеринария хезмәтенең алдынгы белгечләрен бүләкләү булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров “МОЛКО” ҖЧҖнең әйдәп баручы ветеринария табибы Илнур Сәгыйтовка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды. Республика Министрлар Кабинетының рәхмәт белдерүе – ветеринар эшенә зур бәя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев