Аксубай ветеринария табибын Бөтенроссия кыр көнендә хөрмәтләделәр
Лаеш районында “Бөтенроссия кыр көне-2023” күргәзмәсендә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы эгидасы астында “Аксу Агро” ҖЧҖ сөт комплексының ветеринария табибы Михаил Константиновка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Бу югары бүләккә яшь белгеч тырыш хезмәте аркасында лаек булды. Профессиональ яктан ул шактый уңышларга ирешә. Аның карамагында 1200 баш мөгезле эре терлек, 350 баш мөгезле вак терлек бар. Ул җитәкләгән ветеринария хезмәте терлекләрне имин асрауны, профилактик чаралар һәм вакытында дәвалауны тәэмин итә. Шуның аркасында комплекстагы сөт терлекләренең сәламәтлеге нык, савым арта, артым алу күзәтелә һәм яшь терлекләрнең сакланышы югары дәрәҗәдә.
Хезмәттәге казанышлары өчен Михаил Константинов район җитәкчелеге, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләкләренә ия. Хезмәттәге уңышлары өчен республика Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты – шулай ук лаеклы бүләк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев