Аксубай ветеринария белгече тармак бүләгенә лаек булды
Район ветеринария берләшмәсенең ветеринария фельдшеры Надежда Харитоновага ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Мактау грамотасы тапшырылды.
– Надежда Николаевна – җаваплы һәм үз эшен яхшы белә торган белгеч, – дип бәяләде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин. – Ул һәрвакыт эпизоотиягә каршы чаралар уздыруда катнаша, үзенә йөкләнелгән вазыйфаларга җитди карый.
ТР Баш ветеринария идарәсе бүләге – ветеринария белгече хезмәтенә лаеклы бәя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев