Аксубай ветеранына йөз дә бер яшь тулды
Иске Кармәт авылында яшәүче Александра Петровна Трофимовага 101 яшь тулды.
Иртән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов котларга килде.
– Хөрмәтле Александра Петровна, сез авыр юл үттегез һәм йөз еллык чикне аек акыл һәм сәламәтлек белән атлап чыктыгыз. Районда андыйлар бик аз! – диде ул. – Якыннарыгызга шатлык китереп, сәламәтлектә тагын озак еллар яшәргә язсын.
Алексей Тимирясов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
Йөз дә бер яшен тутырган әбине туган көне белән авыл җирлеге башлыгы Андрей Парфенов та котлады.
Александра Петровна бөтен гомерен авылда яшәгән. Сугыш вакытында әтисен бер капчык солы урлаган өчен хөкем иткәннәр – ул Идел-Дон каналы төзелешендә һәлак булган. Өлкән бала буларак, ул әнисенә үзеннән кече туганнарын үстерешергә булышкан, сарык көтүе көткән, ачлык-ялангачлык кичергән. Биш сыйныф тәмамлаган, 13 яшеннән колхозда эшли башлаган. Иң гади әйберләр – тоз, сабын, шырпы булмаган, утны күршеләрдән күмер алып чыгып кабызганнар. Сугышчыларга оекбашлар бәйләгәннәр.
1949 елда ветеран Николай Трофимовка кияүгә чыккан. Алар алты балага гомер бүләк иткәннәр, алар хөрмәтле кешеләр булып үскәннәр. Ир белән хатын 70 елдан артык бергә яшәгәннәр. Ә хәзер инде әбекәй турында балалары һәм оныклары кайгырта.
Ветеран 101 яшен яраткан балалары һәм оныклары белән, шулай ук тиздән 90 яше тулачак сеңлесе белән бергә билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев