Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеранын туксанынчы туган көне белән котладылар

Яңа Тимошкино авылында гомер итүче Варвара Молоствова күркәм юбилее уңаеннан тәбрикләүләр кабул итте.

Ветеран янына юбилей көнендә Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Полина Мулеева килде.

– Сез авыр хезмәт юлы үткәнсез, тормыш авырлыкларын үз җилкәгездә кичергәнсез, фидакарь хезмәт куйгансыз, балаларыгызны аякка бастыргансыз, – диде ул. – Сез район үсешенә саллы өлеш керткәнсез. Барысы өчен дә рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Чын күңелдән сезгә алдагы көннәрдә дә сәламәтлек, иминлек телим!

Муниципаль берәмлек җитәкчесе тантана сәбәпчесенә район башлыгының котлау хатын ирештерде, гөлләмә һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ветеран шундый игътибарга ихластан шатланды, кунакка рәхмәт укыды.

Варвара Васильевнага бик күп сынаулар аша үтәргә туры килгән. Ул барлык авырлыкларны сабырлык белән кичергән. Һәрвакыт эш сөючәнлеге белән аерылып торган, ничек кенә кыен булмасын, яхшы киләчәккә ышанычын югалтмаган. 90 яшьлек әбекәйнең, өлкән буын кешеләренең күпчелеге кебек үк, сәламәтлеге белән проблемалар бар, яраткан гаиләсе аңа аларны җиңәргә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев