Аксубай ветеранын Танкчы көне белән котладылар
Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясов район җитәкчелегеннән Танкчы көне белән котлаулар кабул итте.
99 яшьлек Елисей Мурзич өендә бу көн иртәсе бәйрәмчә башланды. Ветеранга кунакка район башлыгы Камил Гилманов һәм Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов килде. Алар элеккеге сугышчыны Танкчы көне белән җылы тәбрикләделәр, иминлек, рух ныклыгы һәм йөз яшьлек юбилеен исәнлектә каршы алуын теләделәр.
– Елисей Мурзич – тормыш авырлыкларын, фронт юлын узган кеше, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Ул – танкчы, бүген Танкчы көнендә, без аның күңелен күтәрергә булдык.
Ул ветеранны профессиональ Танкчы көне белән котлады, истәлекле бүләк тапшырды. Чәй табыны артында узган гомер юлларын искә төшерделәр.
Камил Гилманов Тимирясовлар гаиләсенә, туганнарына Елисей Мурзич турында кайгыртканнары өчен рәхмәт белдерде. Якыннарының игътибар һәм кайгыртуы нәтиҗәсендә Җиңү солдаты бүген дә үзен яхшы хис итә, кәефе күтәренке, тормышны ярату хисе сүнмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев