Аксубай ветеранын балалары яраткан җырлары белән сөендерделәр
Аксубай бистәсендә яшәүче Евгения Михайловна Ильина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу көнне аның өендә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Кызлары, улы һәм оныклары, иң җылы һәм ихлас хисләрен белдереп, кадерле кешеләрен истәлекле туган көне белән котладылар. Алар аның өчен чын тантана оештырдылар. Юбилярны истәлекле дата белән тәбрикләргә район җитәкчелеге вәкилләре дә килде.
– Хөрмәтле Евгения Михайловна, сез авыр елларда күп сынаулар узгансыз, ана мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгы үрнәге буларак балалар тәрбияләп үстергәнсез, – дип мөрәҗәгать итте ветеранга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов. – Ә бүген алар сезне үзләренең яратулары һәм кайгыртучанлыклары белән чолгап алганнар. 90 яшь тулу уңаеннан иң изге, ихлас теләкләребезне кабул итегез! Сезгә ныклы сәламәтлек һәм энергия, балаларыгыз һәм оныкларыгызны сөендереп, тагын бик күп еллар бәхетле яшәвегезне телибез. Рәсми кунак әбекәйгә район башлыгының Рәхмәт хатын укыды, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы урынбасары Сергей Маклаков Евгения Михайловнаны юбилее белән котлап, чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.
– Барыгызга да зур рәхмәт, – дип рәхмәт укыды тантана сәбәпчесе. – Мин шушы яшькә кадәр яшәвем һәм әйләнә-тирәмдә яраткан һәм миңа кадерле булган кешеләрнең булуы белән бәхетле. Сезгә дә, кадерлеләрем, озын гомер һәм бәхет телим.
Бу бәйрәмне Ильиннар өендә түземсезлек белән көткәннәр һәм күңелле, истә калырлык итеп үткәрү өчен аңа алдан ук яхшылап әзерләнгәннәр.

Бу гаиләнең үз традицияләре. Алар нигезендә – ачыклык һәм үзара хөрмәт ята.
Гаилә башлыгы һәм хуҗабикә балаларында тормыш сөючәнлек тәрбияләгәннәр, тирә-юньдәгеләргә карата игелекле булырга өйрәткәннәр. Ильиннар гаиләсенә хас үзенчәлекле сыйфат – җырга-моңга гашыйклык. Бу гаиләдә бик матур җырлыйлар, профессиональ рәвештә гитарада уйнаучылар да бар. Евгения Михайловна да, аның ире дә яшь чакта шулай ук җырлаганнар һәм гитарада уйнаганнар. Бу көнне кызлары, уллары һәм оныклары башкаруындагы күңелле хор җырлары профессиональ музыкантларда соклану уята алырлык иде. Бәйрәм көнендә өйдә юбилярның яраткан рус җырлары яңгырады, гаилә концерты күп балалы әнинең күңелен нечкәртте.
Кызганычка каршы, Евгения Михайловнаның өч улы инде безнең арада юк, алар турында ул юбилейда җылы итеп искә алды. Шулай ук ветеранга гомер буе мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән тормыш иптәшенең вафат булу хәсрәтен дә кичерергә туры килгән. Калган балалары – биш кызы һәм улы, оныклары бу көнне әниләрен җылы котладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев