Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны утыз елдан артык машина йөртүче булып эшләгән

Район үзәгендә яшәүче Петр Тимочкин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ветеранны юбилее белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров килде.

– Хөрмәтле Петр Алексеевич, район җитәкчелеге исеменнән истәлекле дата белән ихлас котлаулар кабул итегез, – диде ул. – Сез хезмәт елларыгыз  эчендә районны үстерү өчен бик күп эшләр башкаргансыз, фидакарь хезмәт үрнәге булгансыз.

Сергей Александров район җитәкчелегенең өлкән буын вәкиленә юлламасын укыды, бүләк тапшырды. Ә ветеранның тормыш иптәше Ольга Егоровнага чәчәк бәйләме бүләк итте.
Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Горбунов котлады. Изге теләкләр белән ул юбилярга күчтәнәчләр тапшырды.

Петр Алексеевич – төп Аксубай кешесе. Биредә аның бала чагы, яшьлеге һәм бөтен авыр хезмәт еллары узган.

Армиядә шофер булып хезмәт иткән. Хезмәт итеп кайтканнан соң да шул ук һөнәр буенча эшләвен дәвам итә. Күп еллар автомат-дуңгызчылык комплексында, район сельхозтехникасында, коммуналь хуҗалыкта эшли. Утыз елдан артык автомобиль руле артында хезмәт куя. Бу ул вакытларда иң авыр һөнәрләрнең берсе була – юлсыз җирдән теләсә нинди һава торышында йөк ташырга кирәк була. Кайда гына эшләсә  дә, һәрвакыт алдынгылар арасында була.

Район үзәгендә туып үскән Ольга Егоровна белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ләкин, бәхетсезлегенә каршы, уллары бакыйлыкка күчкән. Кызлары Валентина олы яшьтәге әти-әнисенең төп таянычы. Ул Казанда яшәсә дә әти-әнисе янында еш була, аларны дәвалый, хуҗалык эшләрендә булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев