Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Үзенең җитмеш яшьлек юбилей көнендә районның агросәнәгать комплексы ветераны Минсәгыйть Бикмөхәммәтов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Рәхмәт хаты алды.

Бикмөхәммәтовлар өендә иртә рәсми кунаклар килүдән башланды – район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов мактаулы миссия белән килде.

– Хөрмәтле Минсәгыйть Вәлиәхмәт улы, Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм, – дип мөрәҗәгать итте ул ветеранга. – Хезмәт елларыгызда Сез районның авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керттегез. Фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сез эшкә җаваплы һәм белемле якын килү үрнәге булып торасыз. Республиканы авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчелегеннән Рәхмәт хаты – Сезнең хезмәтне бәяләү.

Авыл хуҗалыгы идарәсенең кадрлар буенча консультанты Гөлнур Кәлимуллина бәйрәм сәбәпчесе адресына җылы котлау сүзләре әйтте һәм изге теләкләрен җиткерде.

Карасу авылында туып үскән Минсәгыйть Вәлиәхмәт улы хезмәт юлын «Мюд» совхозында башлый. Ул авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган һәм армиядә хезмәт итеп кайткан була инде. Аннары аны «Сөнчәле» совхозына агроном, баш агроном итеп куялар. Ул авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, галим агроном белгечлеге ала. Хезмәт юлында төрле вазыйфаларда, шул исәптән җитәкче урыннарда – район аппаратында эшли. 2013 елда район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече вазыйфасында эшләгәндә лаеклы ялга чыга. Пенсиядә вакытта да өйдә ул кушырып утыра алмый, яраткан эше – иген үстерү белән шөгыльләнә. Хәтта бүген дә аңа кырларга, культураларга бәйле сораулар белән шалтыраталар.

– Гомерем буена авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куюым белән бәхетлемен, – ди ветеран, горурланып.

Минсәгыйть Вәлиәхмәт улы хәләл җефете Саҗидә Самат кызы белән ике ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Алар гаилә тормышында да, һөнәрдә дә уңышлы. Улы Илдар әтисе эзеннән киткән – Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең район бүлекчәсендә баш инженер булып эшли. Ветеран балалары һәм оныкларына сөенеп бетә алмый, аның хезмәт юлы турында искә алып сөйләр сүзе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев