Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны колхоз эшенең теләсә кайсы участогында үрнәк була

Бу гаҗәп тә түгел, Әхтәм Гыйльметдинов – сугыш чоры балалары буыныннан.

Хәзерге 90 яшьлек һәм бу чикне узган ветераннар Бөек Ватан сугышы елларында яшүсмерләр булганнар һәм ил өчен бу авыр вакытта коточкыч газаплар, якыннарының үлемен кичергәннәр, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда ачлык-ялангачлыкны күргәннәр. Әмма киләчәккә өмет белән яшәгәннәр, Җиңүгә ышаныч белән хезмәт иткәннәр һәм шуның белән аны якынайтканнар. Нәкъ менә Әхтәм Әгъләм улы Гыйльметдинов кебекләр.

Иске Татар Адәмсуы авылында туып-үскән Әхтәм Гыйльметдиновның тормыш һәм хезмәт юлы туган авылында узган. Кайчандыр Иске Татар Адәмсуында үз МТСы була һәм Әхтәм Әгъләм улы ул эшләгән елларда шунда хезмәт куя.

20 июньдә ветеранга 90 яшь тулды. Авылның өлкән кешесен юбилее белән район хакимияте башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, җирле хакимият органы җитәкчесе Энҗе Хөснуллина, тыл хезмәтчәне белән бергә гомер кичергән авылдашлары җылы котладылар. Алар барысы да, Энҗе Хөснуллина сүзләренчә, авылда хөрмәтле кешеләр.

Юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Әмма, тантана сәбәпчесенең күңелен барыннан да бигрәк җирле үзидарә ветераны Хәлимә Ильясованың һәм озак еллар Киров исемендәге колхоз белән җитәкчелек иткән Фаик ага Хәмзинның котлавы кузгалкандыр. Әхтәм Гыйльметдинов нинди генә эшне башкарса да, җирле хакимият тә, колхоз җитәкчелеге дә аны эшкә җаваплы каравы, гаделлеге өчен хөрмәт иткәннәр. Кайчандыр «Кеше эшне түгел, ә эш кешене бизи» дигән әйтем юкка гына тумаган. Әхтәм Гыйльметдиновның тормышы, чыгыш ясаучылар ассызыклаганча, моңа ачык дәлил.

Ирле-хатынлы Гыйльметдиновлар алтмыш елдан артык иңгә-иң куеп гоомер иткәннәр, дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Гаилә башлыгы бүген кызы Гөлнур гаиләсе тәрбиясендә игътибар һәм хөрмәт күреп гомер кичерә. Әниләре ике ел элек гүр иясе булган.

– Картлык көнемдә, әлбәттә, көчем һәм энергиям ташып тормый, әмма яшәү теләге югалмады, – ди ветеран. – Мин яңа туган һәр көнгә куанып яшим, йөрәгемә якын булган кече ватанымның табигатенә сокланып туя алмыйм. Аллаһы Тәгалә илгә-көнгә тынычлык, якыннарыма хәерхаһлы булса иде! Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев