Аксубай ветераны яшь чагында гармунда уйнаган иренә кушылып җырлаган
Алга авылында яшәүче Мәгирә Шәвәлиевага 95 яшь тулды.
Истәлекле вакыйга белән ветеранны район башлыгы Алмаз Мингулов җылы котлады.
– Хөрмәтле Мәгирә Җиһанша кызы, Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәтегез, районны үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – диде ул. – Сез яшь буын өчен фидакарь хезмәт үрнәге булып торасыз. Сезгә ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, көч һәм имин, матур картлык телим!
Район җитәкчесе РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хатын ирештерде, гөлләмә һәм районнан истәлекле бүләк тапшырды.
Юбилярны 95 яшь тулган көне белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, Трудолюбово авыл җирлеге башлыгы Светлана Тарасова тәбрикләделәр.
Гомер юлында аңа, әтисе үлгәннән соң, бала чагыннан ук бик күп авырлыклар күрергә туры килә, ә сугыш бала чак елларын да урлый. Кечкенәдән әнисенең беренче ярдәмчесе була: басуда көлтә бәйлиләр, үгез җигеп елгадан мичәкләр белән су ташыйлар. Аның сугыш елларында ничек көн күрүләре турындагы хатирәләре оныкларына һәм оныкчыкларына мирас булып күчә. Алар сугыш турындагы фильм сюжетлары кебек: җәй, эсселек, үгезләр сулык янына яталар һәм аларны торгызып булмый. Ә буыннары да ныгып җитмәгән кызлар этеп-төртеп, аларны торгызырга тырышалар...
Буй җиткәч авыл егетенә кияүгә чыга. Бик матур пар, диләр алар турында авылда. Ире – гармунчы, үзе – кул остасы. Барлык гаилә бәйрәмнәрендә Мәгирә Җиһанша кызы җырлый, ә ире Вәли Шамил улы гармунда уйный. Балаларын да кешеләргә карата ачык, хезмәт сөючән булырга өйрәтеп үстерәләр алар.
Бүген дә тантана сәбәпчесенең горурланырлыгы бар, әмма иң мөһиме – зур һәм дус гаиләсе. Гаиләсенең җылысы әбекәйгә тормышның һәр мизгеленә сөенеп яшәр өчен көч бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев