Аксубай ветераны «Ял пурнăçӗ» район газетасын оештыручы булган
Республикада һәм аннан читтә танылган журналист һәм язучы Виктор Симаков 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Виктор Егоровичның биографиясе бик бай.
Ул Яңа Мокшино авылында дөньяга килгән. Сугыштан соңгы авыр 1949 елда Иске Мокшино урта мәктәбен тәмамлап, Аксубай педучилищесына укырга керә. Өченче курстан соң ашыгыч хезмәткә чакырыла һәм аннан кайткач укуын уңышлы гына тәмамлый. Урта Азиягә Каракалпак Республикасына юллама ала, анда авыл мәктәпләренең берсендә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә.
Туган ягына кайткач, читтән торып Казан педагогика институтына укырга керә. Бер ара Югары Баланда һәм Иске Үзи мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укыта.
1965 елда, Аксубай һәм Нурлат районнары кушылгач, Виктор Егорович редакциягә күчә, анда ул «Ял пурнăçӗ» район чуаш газетасының беренче мөхәррире була. Безнең коллега аны чыгару өстендә 1968 елга кадәр эшли.
Аннан соңгы сигез елда Виктор Симаков Чуаш АССРның Ибресинск район газетасында эшли. 1978 елда районга кайткач, Яңа Үзи сигезьеллык мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрелә.
Табигатьтән талантлы Виктор Симаков, КДПИ дипломы алгач, Чабаксар марксизм-ленинизм университетына укырга керә, ул аны бик яхшы билгеләре белән тәмамлый. 1993 елда «Бердәмлек» Самара өлкә газетасына әдәбиятчы итеп чакырылганда, Виктор Егорович инде лаеклы ялда була. Ике елдан соң ул «Самарен» өлкә чуаш газетасына нигез сала. Аны нәшер итеп, «Бердәмлек»тә эшләвен дә дәвам итә.
1996-2006 елларда якташыбыз «Самарен» газетасында җаваплы секретарь була. 2008 елда Виктор Егорович һәм Валентина Егоровна туган авылларына күченеп кайталар. Иҗат кешесе монда да үзенә шөгыль таба – күршедәге буш йортта кечкенә китапханә булдыра, авылдашлары анда аның иҗаты белән таныша алалар.
Төрле елларда Виктор Симаков «Самара өлкәсенең чуаш торак пунктлары», Самара өлкәсенең чуаш авыллары энциклопедиясе, Аксубай районы чуаш авыллары энциклопедиясе кебек тикшеренү эшләре һәм 15 тән артык төрле әдәби китаплар бастырып чыгара. Чуашстанның халык академигы Виктор Симаков Яндуш исемендәге медаль, 2 дәрәҗә Николай Никольский ордены, күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Талантлы якташны юбилее белән котлап, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин ирешелгәннәр белән чикләнмәскә, иҗади идеяләрне тормышка ашыруны дәвам итәргә чакырды. Илшат Минсабир улы тантана сәбәпчесенә район башлыгының котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Ветеранны авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров та җылы котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев