Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны гомеренең кырык елын мәктәптә эшләүгә багышлаган

Савруш авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны Петр Тимофеевка 90 яшь тулды

Петр Иванович Иске Тимошкино авыл җирлегенә кергән Сергеевка поселогында дөньяга килгән.

Малайга җиде яшь булганда әнисе вафат була, 9 яшендә ул әтисез дә кала. Олы абыйсы сугышта һәлак була. Тормыш авырлыкларына һәм ачлык-ялангачлыкка карамастан, малай белемгә омтыла, тырыш һәм максатчан булып үсә. Башлангыч мәктәпне, аннары Иске Тимошкино җидееллык мәтәбен тәмамлый һәм Аксубайда урта белем ала.

Хезмәт эшчәнлеген Иске Тимошкино мәктәбендә китапханәче булып башлый. 1954-1957 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Демобилизацияләнгәннән соң ВЛКСМның Аксубай район комитетында инструктор булып эшли башлый. Аны КПСС сафларына алалар. Яшь коммунистны КПСС район комитетына пропаганда бүлеге инструкторы итеп күчерәләр. Петр Иванович читтән торып Казан дәүләт университетында биолог белгечлеген үзләштерә. Алга таба хезмәт юлын Савруш сигезьеллык мәктәбендә биология укытучысы, завуч һәм директор булып дәвам итә. Иске Савруш авылында яңа урта мәктәп ачылу белән пенсиягә чыкканчы әлеге белем бирү учреждениесенең педагогик коллективын җитәкли. Лаеклы ялга чыккач та балаларга биология укытуын дәвам итә. Ветеранның педагогик стажы – 40 ел, ә гомуми хезмәт стажы 47 ел тәшкил итә.

Петр Иванович актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара. Куйбышев исемендәге колхозның партия оешмасын җитәкли, актив пропагандист була, партия оешмасы әгъзасы, Савруш авыл советы депутаты итеп сайлана, ике тапкыр халык санын алу кампаниясендә халык санын алу бүлеге рәисе ярдәмчесе сыйфатында катнаша. Мәгариф өлкәсендә күпьеллык һәм намуслы хезмәте, иҗтимагый тормышта актив катнашуы өчен берничә тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ветеран халык мәгарифе отличнигы, СССР мәгариф отличнигы күкрәк билгеләренә лаек була.

Тормыш иптәше Зоя Васильевна белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген ул кызы Галина тәрбиясендә яши. Аның өчен өч оныгы – тормыш мәгънәсе.

Ветеранны юбилее белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров җылы котлады.

– Петр Иванович, Сез – гомерегезне балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөхтәрәм һәм зыялы ветеран-укытучы, без Сезнең буын белән горурланабыз, Сезгә якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә озын гомер кичерүегезне телибез, – дигән теләкләрен юллады ул, юбилярга район башлыгы Камил Гилмановның котлау открыткасын тапшырып.

Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин һәм Савруш төп мәктәбе директоры Ирина Герасимова тантана гаеплесен истәлекле туган көне белән ихлас тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев