Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны гади эшчедән алып предприятие җитәкчесенә кадәр хезмәт юлы узган

Мирсәет Сәйретдиновның районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә керткән өлеше югары бәяләнде: аңа «Аксубай районының Мактаулы гражданины» дигән исем бирелде.

Мирсәет Миншакир улы 1947 елның октябрендә Мюд поселогында туган. Туган авылында үсә, укый. Хезмәт эшчәнлеген унҗиде яшендә башлый. Бу 1964 ел була – аны «Мюд» совхозына эшче итеп кабул итәләр. Авыл хуҗалыгы производствосында иң авыр эшләрне башкарырга туры килә. Ләкин совхозның яшь хезмәтчәненә зур потенциал салынган була. 1970 елда ул Казан ветеринария институтын тәмамлап, галим-зоотехник белгечлеге ала. 

Ул елларда совхоз көчле үсештә була. Эшчәнлекнең барлык юнәлешләре – игенчелек, терлекчелек буенча хуҗалык күрсәткечләрне арттыра. Димәк, эшчеләрнең дә муллыгы арта. 1996 елның мартында Мирсәет Сәйретдиновны «Мюд» совхозы директоры итеп билгелиләр. Авыл хуҗалыгы тармагында, гаять зур кыенлыкларга һәм проблемаларга китергән зур үзгәрешләр була. Шуңа да кармастан, аның җитәкчелегендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе йөкләнелгән барлык бурычларны да уңышлы үти. 

2006 елдан алып 2010 елга кадәр Мирсәет Миншакир улы «ВАМИН Аксу» Агрофирмасы ҖЧҖенең «МЮД» бүлегендә башкарма директор булып эшли. Ул 16 ел гомерен туган хуҗалыгына багышлый. Җитәкче булып эшләгән чорда бик яхшы һөнәри әзерлек һәм авыл хуҗалыгы тармагы буенча тирән белемен күрсәтә. Бу сыйфатлар аңа авыл хуҗалыгы эшчеләре коллективын максатларга ирешүгә тупларга ярдәм итә. Аны кешелекле, игелекле, гадел һәм шул ук вакытта таләпчән һәм кырыс булганы өчен хөрмәт итәләр. Озак еллар намуслы хезмәте өчен ул район җитәкчелегенең, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булган. Мирсәет Сәйретдинов өчен иң мөһим бүләк – «ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев