Аксубай ветераны чирек гасыр авыл халкына хатлар һәм газеталар ташый
Иске Савруш авылында яшәүче Ольга Ивановага 90 яшь тулды.
Бу көн аның өчен аеруча җылы атмосферада узды, ветеран туган-тумачаларының, якыннарының игътибар үзәгендә булды.
Ольга Александровна да, барлык сугыш чоры балалары кебек үк, бик күп кыенлыклар кичерә. Авыр хезмәтнең нәрсә икәнен яшьтән үк татый. Ул кырыс елларда яшәр өчен колхозда көнне-төнгә ялгап, үз-үзеңне аямыйча эшләргә кирәк була. Шулай итеп ул кечкенәдән хезмәттә үсә.
Кыз авыл егете белән тормыш кора. Ивановлар биш балага гомер бүләк итеп, аларны җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп тәрбияләп үстерәләр. Башта Савруш авылында, аннары үзенең туган авылы Иске Саврушта хат ташучы булып эшли. Чирек гасыр гомерен хат ташучы һөнәренә багышлый. Ул елларда почтальоннарның сумкалары газеталар, журналлар, хатлар белән шыплап тулган була. Аны һәр йортта түземсезлек белән көтәләр. Пенсиягә Ольга Александровна почта бүлекчәсеннән чыга. Әмма лаеклы ялда булганда да, күп еллар эшләвен дәвам итә.
Бәхетсезлеккә каршы, Ольга Александровнага тормыш иптәшен һәм бер улын югалту хәсрәтен кичерергә туры килгән. Соңгы вакытта сәламәтлеге нык какшаган. Хезмәткә һәм актив тормышка ияләшкән әбекәй бик авырлык белән генә хәрәкәтләнә. Балалары, оныклары якын кешеләренең сәламәтлеге турында кайгырталар, дәваларга тырышалар. Ветеран улының гаиләсе белән яши, өйдә тыныч, имин тормыш өчен бар нәрсә дә бар.
Юбилей көнендә ветеран янына рәсми вәкилләр килде.
Тантана гаеплесен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ихлас котлады. Ул район башлыгының котлау телеграммасын укыды, юбилярга чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
– Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, якыннарыгызның кайгыртуын, йөрәк җылысын тоеп яшәвегезне телим, – диде ул. – Сез моңа тырыш һәм фидакарь хезмәтегез белән лаек.
Авылдашын 90 яшьлек юбилее белән Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин җылы котлады, сәламәтлек, иминлек теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев