Аксубай ветераны бүләкне кабул итте һәм Җиңү парадына чакыру алды
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров венгер вакыйгалары катнашучысы Рәҗәб Әгъләмиевка Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатын һәм бүләк тапшырдылар.
– Хөрмәтле Рәҗәб Әхмәтҗан улы, Сезне 9 майда Аксубайда үзәк мәйданда узачак Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Парадка чакырабыз, – диделәр Елена Зайцева һәм Алмаз Бакиров.
Ветеран чакыруны шатланып кабул итте.
Рәҗәб Әгъләмиевка – 90 яшь. Ул зур хезмәт юлы узган. Яңаибрайлы Аксубайда 1960 елдан алып яши. Бу вакытка аның гаиләсе, балалары, хезмәт чыныгуы була инде. Нефтеразведкада автобус йөртүчесе булып эшләгән. 1956 елда Венгерия халык республикасы территориясендә вакытлыча урнашкан Совет Армиясе хәрби часте составында хезмәт иткән вакытта Рәҗәб Әгъләмиев фетнәне бастыруда катнаша. Бу тарихи канлы вакыйгалар һаман да ветеранның хәтерендә.
Әгъләмиевлар гаиләсендә биш бала тәрбияләнеп үсә. Районда аларны җаваплы, игелекле кешеләр буларак беләләр. Хәзер ветеран кызы Фәния гаиләсе белән яши, янәшәдә генә яшәүче кызы Гөлсинә, уллары Илдус белән Рәфис тә әтиләренең хәлен даими белеп торалар, Казанда яшәүче кызы Гөлшат та газиз кешесе янына еш кайта. Гөлсинә – мөгаллимә, уллары җиһаз ясау белән шөгыльләнәләр, Фәния автозаправкада эшли. Рәҗәб Әхмәтҗан улы балаларының кадер-хөрмәтендә яши. Аның көннәре якыннары белән аралашу белән тулы. Ул җәмгыятьтә барган вакыйгалар белән кызыксына, тормыштан артта калырга теләми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев