Аксубай ветераны бөтен гомерен район үсешенә багышлаган
Агросәнәгать комплексы ветераны Геннадий Сидоров 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны түгәрәк дата белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов җитәкчелегендәге рәсми делегация килде.
–Хөрмәтле Геннадий Федорович, юбилеегыз белән! Сез үз хезмәтегез белән район үсешенә зур өлеш керттегез. Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм якыннарыгыз янәшәсендә тагын күп еллар бәхетле яшәвегезне телибез! – диде ул, район башлыгының Рәхмәт хатын укып һәм бүләк тапшырып.
Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы урынбасары Сергей Маклаковтан да чын күңелдән котлаулар яңгырады, ә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективыннан ветеранны җитештерү бүлеге җитәкчесе Усман Нигъмәтуллин җылы котлады һәм элеккеге хезмәттәшенә истәлекле бүләк тапшырды. Очрашу җылы һәм күңелле мохиттә узды: ветеран бүгенге көн мәшәкатьләре белән уртаклашты.
Геннадий Федорович – Чистай районында туган. Казан ветеринария институтын тәмамлагач, ул Аксубайга килә һәм 12 ел авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең зоотехника бүлеген җитәкли. 20 елдан артык авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү һәм сыйфат буенча баш дәүләт инспекторы булып эшли, терлекчелекне ГОСТ стандартлары буенча катгый контрольдә тота: объектларга тикшерүләр белән чыга, документларда хокук бозуларны терки, аларны бетерүгә ирешә. Совет чорында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре товар продукциясен күбрәк чыгарырга тырышканнар, чөнки бу предприятиеләргә табыш тәэмин иткән. Пенсиягә чыкканнан соң да, район җитәкчеләре соравы белән, авыл хуҗалыгы продукциясен тикшерү һәм күзәтү эшендә катнашып торган.
Тугры хатыны Галина Михайловна аңа һәрчак ярдәмче һәм терәк булган. Алар ике кыз үстергәннәр. Кызганычка каршы, берничә ел элек Галина Михайловна бакыйлыкка күчкән. Кызлары һәм оныклары әтиләренә һәм бабаларына зур кайгыртучанлык белән карыйлар: бабакай бүген кече кызы Ирина һәм оныгы белән бергә кадер-хөрмәттә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев