Аксубай ветераны 90 яшендә дә киләчәккә планнар белән яши
Черемушки авылында гомер итүче Алексей Мельниковның 90нчы туган көне якты авыл бәйрәме кебек узды.
Иртәдән үк балалары һәм оныклары бәйрәм табыны әзерләделәр, өйне бәйрәмчә бизәделәр. Бу көнне ветеран йортында бик күп кунаклар булып китте, алар авыл аксакалын юбилее белән ихлас күңелдән котладылар, сәламәтлек һәм бәхет теләделәр. Мактаулы миссия белән район җитәкчелеге вәкиле дә килде.
– Хөрмәтле Алексей Сидорович, истәлекле туган көнегез уңаеннан котлауларыбызны кабул итегез, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. – Сез зур хезмәт юлы үткәнсез, лаеклы балалар үстергәнсез. Гаиләгез сезнең белән горурлана. Бу – кеше тормышының төп билгесе.
Ул Аксубай районы башлыгы Камил Гилмановның өлкән буын вәкилләренә юлланган котлау хатын укыгач, уллары, кызлары һәм оныклары шатланып кул чаптылар. Йорт хуҗасын юбилее белән Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова котлады, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.
– Сез барыбыз өчен дә хезмәттә һәм гаилә тормышында үрнәк булып торасыз, – дип билгеләп үтте ул. – Сез актив, игелекле йөрәкле кеше, беркайчан да төшенкелеккә бирелмисез, сезне күреп күңел сөенә!
– Җылы сүзләрегез өчен рәхмәт, бүген мине зурлап, миңа кунакка килүегезгә мин бик шат, – диде бәйрәм сәбәпчесе.
Юбилей көнендә Мельниковларда бәйрәмчә күңелле һәм рәхәт иде. Әлфия Гаврилова җитәкчелегендәге Емелькино авыл мәдәният йортының вокал коллективы юбилярны концерт программасы белән сөендерде. Өйдә чуаш халык җырлары, юбилей белән чын күңелдән котлау сүзләре яңгырады.
Авылда Алексей Сидоровичка зур хөрмәт белән карыйлар. Аның бөтен гомере шул төбәктә үткән. Бала чагыннан колхозда эшли башлый. Бөтен гомерен авыл хуҗалыгында эшләүгә багышлый – колхозда ат караучы, механизатор, ә аннары Черемушка авылының балта осталары бригадасы бригадиры була. Алексей Сидорович кызлары һәм уллары өчен һәрвакыт яратучан, кайгыртучан әти, оныклары Һәм оныкчыклары өчен игелекле, зирәк бабай булып тора. Хатыны Мария Степановна белән 40 елдан артык тату яшәгәннәр. Җиде бала – ике ул һәм биш кыз үстереп, тормыш юлына бастырганнар. Бүген аның 15 оныгы һәм шул кадәр үк оныкчыгы бар. Бәхетсезлеккә каршы, гаилә башлыгы тол калган, менә утыз ел инде тормыш иптәше янында юк, аның бар өмете – балалары һәм оныклары. Алар әтиләренә һәм бабаларына зур мәхәббәт һәм җылылык белән карыйлар, аны кайгырталар, еш хәлен белеп торалар, бергә ял итәләр, хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр.
Гаилә башлыгы һәвәскәр бакчачы да әле. Ул бакчасында җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерә. Емелькино төбәгендә аны оста умартачы буларак та беләләр. Бу эш белән ул 1955 елда урманда бал кортлары күче тоткач мавыга башлый. Бал кортлары турында күбрәк белер өчен, китаплар һәм журналлар яздырып ала, бик күп укый.
Бүген хуҗалыкта 30га якын умарта оясы бар. Бал кортларын тотуда аның үз, шәхси эшләнгән системасы бар. Умарта оялары дизайнын күпьеллык тәҗрибәгә нигезләнеп үзе эшләгән. Мельниковларның өстәленнән шифалы бал өзелми. Ветеран кече улы Юрий белән яши. Ул гаилә умарталыгында әтисенең уң кулы.
Юбилей көнендә бөтен гаилә табын артына җыелды, балалары һәм оныклары якын кешеләренең үз янәшәләрендә булуына, көче һәм энергиясе ташып торуына, киләчәккә планнар белән яшәвенә чын күңелдән шатланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев