Аксубай ветераны 30 ел гомерен мәгарифкә багышлаган
Иске Ибрай авылыннан педагогик хезмәт ветераны Гөлфәния Насыйбулла кызы Мөшәрәповага 94 яшь тулды.
Аны туган көне белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов котлады.
– Сез катлаулы тормыш юлын уздыгыз һәм сайлаган һөнәрегезнең югары ноктасына җиттегез. Район мәгарифенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Исәнлек-саулык, матур картлык телибез! – дип билгеләп үтте ул.
Алексей Тимирясов ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын ирештерде, район исеменнән бүләк, чәчәк бәйләме тапшырды. Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Мингулов, элеккеге укытучысына күңеленнән чыккан җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итеп, үзенең шәхси бүләген тапшырды.
Гөлфәния Насыйбулла кызы 30 елдан артык гомерен мәктәптә укучыларга белем бирүгә багашлаган, Иске Ибрай авылы һәм күрше авыл балаларына химия һәм биология фәннәрен укыткан. Шулай ук үзе кебек укытучы булган ире белән алар 51 ел тату гомер иткәннәр, өч бала – ике кыз һәм бер ул үстергәннәр.
Бүген ветеран ялгызы яши, шөкер, сәламәтлегеннән зарланмый. Балалары даими кайтып, әниләре турында кайгырталар, хуҗалыкта социаль хезмәткәр Илсөяр Төхвәтуллина ярдәм итә.
– Бүген бездә зур бәйрәм – әниемнең туган көне. Барлык туганнарыбыз да җыелачак, аның безнең янәшәдә булуына без бик шат һәм бәхетле, – дип уртаклашты кызы Рәмия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев