Аксубай ветераннарының сәламәтлекләрен саклау өчен
«Демография» милли проекты кысаларында «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансеризация узу өчен район үзәк хастаханәсенә йөртү оештырылган.
Социаль учреждениенең бер елга төзелгән план-биреме нигезендә район үзәк хастаханәсенә ел саен үткәрелә торган тикшерүләргә 1100 кеше китерелергә тиеш. Бүгенге көнгә район табибларына кабул итүгә авыл ветераннарының 80 проценты китерелгән.
Бу – бик мөһим миссия, ул район территориясендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә район үзәгенә барып кайту өчен транспортка бәйле бернинди борчуларсыз район хастаханәсе белгечләрендә тикшерүләр узу мөмкинлеген ача. Автомобиль алар артыннан авылга килә, сәламәтлек сакла учреждениесенә озата баручы фельдшер белән бергә алып китә, ә табибларда тикшерү тәмамланганнан һәм дәвалау билгеләнгәннән, бернинди түләүсез кире өйләренә кайтарып куя.
Авыл кешесе өчен – бу зур бәхет. Моннан тыш, махсус автомобиль менталь нәтиҗәләр белән инвалидларны – көндез килеп ял итә торган төркем катнашучыларын да «Нежность» КЦСОНга төрле чараларга алып килә. Боларның барысы да кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен эшләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев