Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераннарын актив тормыш позициясе аерып тора

Валентина һәм Александр Давыдовлар беркайчан да әйләнә-тирәдәге хәлләргә битараф булмаганнар.

Алар икесе дә күренекле чуаш әдәбияты эшлеклесе Николай Полоруссов-Шелебиның кече ватаны Беловкада туып-үскәннәр. Дүртенче сыйныфка кадәр бергә укыганнар. Иске Тимошкино урта мәктәбендә белем алганда, икесе дә спорт белән шөгыльләнәләр. Бигрәк тә җиңел атлетика белән мавыгалар. Александр район ярышларында туган мәктәбе өчен еш чыгыш ясый.

Бүген дә Александр Николаевич мөмкинчелек булу белән чаңгыга баса. Тормыш сөючәнлек һәм күңел күтәренкелеге кебек сыйфатларны ул нәкъ менә спортны яратуы һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруы аркасында саклап калган.

Ә Валентина Васильевна – “алтын яшьтәге” гражданнарның Республика спартакиадасында район данын яклап чыгыш ясаучы команда әгъзасы.

Давыдовлар ике язмышны бербөтен итәргә карар иткәндә, Валентина үзәк китапханәдә библиограф булып эшли торган була. Александр Чистай совхоз-техникумын тәмамлагач, авыл хуҗалыгы тармагында механик булып эшли башлый. Соңрак озак еллар район авыл хуҗалыгы идарәсенең дәүләт техник күзәтчелеге бүлеген җитәкли.

90 нчы еллар башында, илдә кыска вакыт эчендә иҗтимагый-сәяси формация алышынгач, Александр Николаевич берникадәр вакыт күмәк хуҗалык белән идарә итә һәм агроном булып эшли. Аның хезмәт биографиясендә районның юл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча белгеч вазифаларын башкарырга туры килгән чор да бар.

Бүген Александр Давыдов – «Аксу-Агро» ҖЧҖ бүлеге идарәчесе.

Валентина Васильевна күп еллар, лаеклы ялга чыкканчы, балалар китапханәсен җитәкли. Аның чиксез фантазиясе аркасында китапханәдә төрле чаралар үткәрелә. Балаларда китапка, укуга мәхәббәтне ул уен аша сеңдерергә тырыша.

– Бала тормышны уен аша кабул итә, танып-белә, – дип сөйли бүген Валентина Васильевна. – Шул исәптән уку процессында да. Балаларны мөмкин кадәр иртәрәк укырга күндерү бик мөһим. Бүгенге югары тизлекле технологияләр гасырында аларның бәхетле киләчәген бары тик шулай гына тәэмин итәргә мөмкин. Ә димәк, дәүләтнең киләчәген дә.

Давыдовлар кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр. Районның иҗтимагый тормышында кайнарга күнеккән ир белән хатын бүген дә үзләренең актив позицияләре белән аерылып торалар.

Давыдовлар нигез салынганнан алып яшәгән Яңа урамының юбилеен уздыру һәм бәйрәм инициаторы булу – моңа ачык дәлил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев