Аксубай үзәк район хастаханәсендә декомпенсация куркынычы зур булган пациентлар регистрын алып бара башлаганнар
Аксубай район Советында узган киңәшмәдә соңгы ун елда демографик хәл турында фикер алыштылар.
Поликлиника мөдире Алинә Маланчева хәбәр иткәнчә, соңгы ун елда үлүчеләр саны арту һәм туучылар саны кимү күзәтелә. Демографик кризисның иң югары ноктасы пандемиягә туры килде.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан 15 июненә кадәр районда 67 бала туган, 174 кеше үлгән.
Туучылар санының иң югары ноктасы март аена (19 яңа туган бала), ә үлүчеләр санының иң югары ноктасы гыйнвар аена (40 кеше) туры килә.
Авыруларга бүлеп караганда, иң югары үлем очрагы инсульттан – 42 кеше, 12 кеше шикәр диабетыннан вафат булган, 8 кеше бавыр таркалудан үлгән.
Югарыда әйтеп үтелгән чорда Аксубай районында эшкә яраклы яшьтәге кешеләр арасында 30 үлем очрагы теркәлгән. Алтысы бавыр циррозынан, икесе панкреонекроздан үлгән, барысы да хроник рәвештә алкоголь кулланган, тагын алтысы яман шеш авыруыннан, өчесе кан әйләнеше системасы авыруларыннан вафат булган.
– 2023 елга Аксубай район үзәк хастаханәсе районда үлемне киметү буенча комплекслы план төзеде. Атна саен үлгән кешеләргә шәхси анализ үткәрелә. Апрель аеннан декомпенсация куркынычы зур булган пациентлар регистрын булдыруга керештек, – дип сөйләде Алина Маланчева. – Регистр өчен контингентны билгеләүче урыннарда фельдшерлар җәлеп ителде. Куркыныч төркемендәге кешеләрне без дәвалауны планлы тикшерү һәм төзәтү өчен үзәк район хастаханәсенә салабыз, кирәк булганда консультациягә чыгабыз яки РКБга озатабыз. Бүгенге көндә регистрда 827 кеше тора, өйгә килеп тикшерүләр барышында дүрт мең кешегә анкета үткәрелгән. 121 кеше стационар шартларында үзәк район хастаханәсенә озатылган. Атна саен өч-биш кешегә Республика клиник хастаханәсе белгечләре телеконсультация аша консультация бирә.
Табиб Маланичева табибларның үлемне киметү өчен нинди чаралар үткәрүләре турында сөйләде. Аларның иң мөһиме – диспансерлаштыру, ул 3775 өлкән кешене һәм 2754 баланы колачлый һәм профилактик тикшерүләрне үз эченә ала. Ләкин ул күп кенә үлем очракларының алкоголь куллануга яки аның аянычлы нәтиҗәләренә туры килүен искәртте. Соңгы өч елда үлем статистикасында бавыр циррозы үлеме авырулар статистикасында беренче урында тора. Саннар үзләре турында үзләре сөйли – 2022 елда бу сәбәптән 25 кеше үлгән һәм аларның берсе генә автоиммун авыруы аркасында. Бу категориядән 18 кеше эшкә яраклы яшьтәге кешеләр булган.
Ләкин, табиблар әйтүенчә, алкоголизм белән көрәшү җиңел түгел – гадәттә алкоголь кулланучылар диспансерлаштыру, һөнәри тикшерүләр узмый һәм бернинди элемтәгә дә бармый. Алинә Маланчева җирлек башлыкларын бу проблеманы бергәләп хәл итәргә, фельдшерларга хәбәр итәргә һәм мондый гражданнарны вакытында дәвалауга ярдәм итәргә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев