Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай үзәк район хастаханәсенә грипптан һәм коронавирустан вакцина кайтты

Салкын тию сезоны алдыннан гриппка каршы вакциналар актуальлек ала.

Гриппка каршы вакцина Аксубай үзәк район хастаханәсенә кайтты һәм теләүчеләрне сырхауханәнең 5 кабинетында көтәләр.

Шул ук вакытта коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны да арта. Узган атнада 14 очрак теркәлгән.

Эшлекле дүшәмбедә район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов хәбәр иткәнчә, covid-19 авыруының 12 очрагы – җиңел формада, икесе уртача авырлыкта уза. Барлык авыручылар да прививка ясаткан.

Коронавирус очраклары дулкыны көчәя һәм табиблар, прививка ясатып һәм массакүләм иммунитет булдырып, аның һөҗүмен кисәтергә киңәш итәләр.

Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә коронавирустан да, грипптан да вакциналар җитәрлек.

Прививка ясау өчен прививка куйдыру кабинетына килергә кирәк. Эш вакыты: 8:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев