Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай үзәгендә Пушкин шигырьләрен укыдылар

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган Рус теле көне оештырдылар.

«У Лукоморья» интеллектуаль-күңел ачу уенында «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләр алучы яшь кешеләр катнашты. Әлеге чараны уздыруның максаты – рус әдәбиятына карата кызыксыну һәм мәхәббәт уяту.

Укучылар шагыйрьнең танылган шигырьләрен укыдылар. Китапханәчеләр Пушкин иҗаты буенча викторина оештырдылар. Яшьләргә мәктәп программасыннан белгәннәрнең барысын да искә төшерергә туры килде, катлаулы сорауларга бергә җавап бирделәр. Шулай ук бирелгән тема буенча конкурслар да мавыктыргыч узды.

Шагыйрьнең туган көнендә очрашу селфи белән тәмамланды, катнашучылар, шагыйрь образына якынрак булыр өчен, Пушкин гасыры киемнәрен киделәр. Бу көн истәлегенә китапханә хезмәткәрләре балаларга сувенирлар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев