Аксубай үсемлекчеләре печән әзерләү планын үтәделәр
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә азык әзерләү кызу темпта бара.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, 4 июльгә 11990 тоннадан артык сыйфатлы сенаж әзерләнгән, план күрсәткече 11893 тонна. Кичәге көндә генә дә саклауга 92 тоннадан артык сенаж салынган.
«Актай» агросәнәгать комплексында, «Колос» ҖЧҖдә планлаштырылган күләмнең яртысыннан артыгы әзерләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев