Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманнарына транспорт керү тыела һәм кешеләргә бару чикләнә

Урманнарда янгын куркынычлыгы югары булу сәбәпле, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә, 22 майдан 21 календарь көнгә гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен чикләү кертелде.

Республиканың урман фонды җирләрендә, шул исәптән Аксубай районында урнашкан урманнарга карата чикләүләр билгеләнгән.

Урман тармагы белгечләре тарафыннан тиешле чикләү кертү, аның гамәлдә булу чоры һәм урман юлларын шлагбаумнар белән ябу турында кисәтү аншлаглары урнаштыру буенча эшләр башкарылган.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә тәүлек әйләнәсе дежурлык оештырылган, урман массивларында патрульлек көчәйтелгән, шулай ук ял көннәрендә урманнарга күпләп йөрү урыннарында вакытлыча постлар формалаштырылачак. Тулаем алганда, янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының, шул исәптән резервларның, урман янгыннары турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен тулы әзерлеге тәэмин ителгән.

Гражданнарга янгынга каршы режимны бозган өчен штраф рәвешендә административ җәза каралганлыгы турында искәртеп үтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев