Аксубай урманнарына ефәк күбәләге куркынычы яный
Быел җәй республиканың күп кенә урман участоклары ефәк күбәләге кебек зарарлы бөҗәккә дучар булы.
Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре аның белән көрәшә һәм район халкын корткычның йомыркаларын бетерү эшенә кушылырга чакыра. Гражданнарның безнең урманнарга ефәк күбәләгенең нинди куркыныч тудыруын тулысынча аңлаулары өчен, урманчылык белгечләре бу корткычның үзенчәлекләрен ачтылар.
– Ефәк күбәләге – урманнар, бакчалар һәм паркларга зур куркыныч тудыручы иң киң таралган корткычларының берсе, – дип раслый җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин. – Ата һәм ана күбәләкләр формасы һәм төсе белән дә бер-берсеннән бик нык аерыла, исеме дә шуннан килеп чыккан. Ефәк күбәләге (Lymantria dispar). Ефәк күбәләгенең кортлары агач яфраклары белән тукланалар, һәм күпләп үрчегәндә ябалдашларны ашау үсемлекләр өчен һәлакәтле масштабларга җитә. Ефәк күбәләкләрнең кортлары күбәләккә әверелә. Анасы – 9 см, атасы 4 см киңлектә. Күбәләкләр июльнең икенче яртысыннан оча башлый. Парлашудан соң, аналар йомырка салалар, аннан яз башында кортлар чыга. Язгы яфракларны ашаганнан соң, җәйнең икенче яртысында яңа яшеллек (икенче яфрак) барлыкка килә.
Быел язда безнең районда бу корткычлар (ефәк күбәләге) агачлар һәм куакларны ашап, зур зыян китерделәр. Май аенда ефәк күбәләгенә каршы 10 мең гектар мәйданда урман массивларын биологик препарат белән эшкәрттеләр.
Аксубай урманчылыгына бакчаларда җимеш агачларын ашау буенча гаржданардан күп мөрәҗәгатьләр кергән. Көзге көннәрдә корткычларга каршы көрәшеп була. Көрәш чаралары шундый: ефәк күбәләге салган йомыркаларны кул белән дә бетерү мөмкин, аларны кырып алырга, аннан соң керосин, мазут һәм дегет катнашмалы матдәләр белән юк итәргә яки шул катнашмаларны мул итеп сөртергә мөмкин.
Аксубай районында яшәүчеләрне үз бакчаларында йомырка салу урыннары булганда, шулай ук аларны эшкәртергә чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев