Аксубай урманчысы «ТАТМЕДИА» бүләгенә лаек булды
Язылу кампаниясен оештыруда нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм ярдәме өчен Аксубай урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Андрей Ильмухин «ТАТМЕДИА» АҖ Рәхмәт хатына лаек булды.
Көндәлек практикада кайбер юнәлешләр буенча редакция Аксубай урман хуҗалыгы белән хезмәттәшлек итә. Әлеге оешма җитәкчесе һәм белгечләре, урман хуҗалыгының башка хезмәткәрләре йөзендә без күп кенә мәсьәләләр буенча фикердәшләрне, табигатьне саклау һәм аның байлыкларын арттыру эшендә профессионалларны күрәбез.
Алар безнең даими әбүнчеләребез. Урманчылыкта район газетасын кызыксынып укыйлар, еш кына үзләре газета мәкаләләре геройлары булалар. 2023 елның беренче яртыеллыгына да газетабызны коллективның барлык хезмәткәрләре дә яздырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев