Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчысы Республика Урман хуҗалыгы министрлыгы бүләкләренә лаек булды

Аксубай урманчылыгының һәм урман хуҗалыгының 2022 елгы йомгаклау киңәшмәсендә урман хуҗалыгы тракторчысы Петр Маркин ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Бүләкне Петр Агафоновичка ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров тапшырды, хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да җиңел булмаган эштә уңышлар теләде. Маркин бригадасы урман дилянкаларында үзагач әзерли. Бу чыннан да авыр эш. Петр Маркин трактор белән идарә итә, ауган агачларны, чыбык-чабыкны төяү мәйданчыгына ташый. Бу һөнәрдә ул җиде ел эшли. Предприятие җитәкчелеге хезмәткәрне бары яхшы яктан гына характерлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев