Аксубай урманчылыгының Кармәт янындагы урманында тәртип урнаштырылды
“Татарстанның чиста урманнары” республика акциясе кысаларында Чабаксар участок урманчылыгы территориясен җыештыру буенча өмә узды
Халыкта әлеге участокны “кармәт урманы” дип атый, чөнки ул Иске Кармәт авыл җирлегенә тоташа.
Республика акциясе кысаларында Чабаксар участок урманчылыгы территориясен чистартуга Аксубай урманчылыгы, урман хуҗалыгы, Чабаксар участогы, Иске Кармәт авыл җирлеге, Иске Кармәт авыл мәдәният йорты, авыл китапханәсе һәм Хәсән Туфан музей йорты хезмәткәрләре чыкты. Акциядә катнашучылар зур күләмле эш башкардылар. Алар урман буйлап юлчылар, "табигать яратучылар" үзләреннән соң калдырган бөтен чүп-чарны җыеп, арбага төяделәр һәм полигонга озаттылар. Бу әлеге территориядә югарыда телгә алынган оешмалар хезмәткәрләренең беренче генә өмәсе түгел.
Бер карасаң, чиста булырга тиеш, ләкин – юк шул. Намуссыз кешеләр урманда булганнан соң үзләреннән соң чүп-чар калдыралар.
Урман хезмәткәрләре шулай ук коры-сары агачларны да кисеп, ипләп кенә өеп куйдылар. Кармәт урманында чиста, матур булып калды.
– “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе дәвам итә, – диде Аксубай урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Андрей Ильмухин. – Анда барлык оешмалар, битараф булмаган гражданнар, чын табигать яратучылар катнаша ала. Акциядә күбрәк кеше катнашкан саен, урманнарыбыз чистарак булачак. Катнашу турындагы тәкъдимнәр белән урманчылыкка мөрәҗәгать итәргә яки урман бүлегенә (8 843-44) 2-73-53 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев