Аксубай урманчылыгында “Татарстан Республикасы көне” бәйрәме уңаеннан профсоюз чаралары кысаларында волейбол буенча ярышлар үткәрделәр
Уен Ибрай питомнигы мәйданчыгында узды. Иң көчле хокукы өчен дүрт команда көч сынашты.
Киеренке уен барышында Урманчылык аппараты командасы ярышлар призеры булды. Кызыклы һәм мавыктыргыч уен күрсәткән Чабаксар участок урманчылыгы коллективы икенче урынны яулады. Өченче урында – волейбол яратучылар, Аксубай участок урманчылыгы коллективы. Бөтен командалар да күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар.
Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар тапшырылды.
Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев