Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылыгында яшь чыршылар сак астында

Яңа ел алды чорында халыкта табигый чыршыларга ихтыяҗ зур. Чыршы теләге булган һәркемгә эләгәчәк: ылыслы агачларны Аксубайда 31 декабрьгә кадәр сатып алырга мөмкин булачак.

Әмма, чыршыны үзлегеннән кисеп, яңа ел атрибутына бушлай гына ия булырга теләүчеләр дә бар.
Ылыслы агачларны законсыз кисүләрдән саклау максатларында район җитәкчелеге "Яңа ел алды чорында ылыслы агачларны саклау турында” Карар кабул итте. Шуның нигезендә, урман хезмәткәрләренең хокук саклау органнары вәкилләре белән бергә саклавы оештырылачак.
ЮХИДИ хезмәткәрләренә яңа ел алды көннәрендә ташыла торган йөкләрне тикшерүне катгыйландыру, Аксубай юл идарәсе, Яңа Тимошкин һәм Аксубай – Чистай автотрассадарында тикшерү постлары оештыру йөкләнгән.

20 декабрьдән башлап һәр урманчылыкта, урманнарны саклау инспекторлары 25нче (Урмандеево авылы янында), Чабаксар урманчылыгының 91нче (Аксубай – Чистай автомобиль юлы янында), Аксубай урманчылыгының 29нчы кварталында (Аксубай – Яңа Тимошкино автомобиль юлы янында) постлар оештырачак һәм әлеге участокларны патрульлиячәк.

Гражданнар шуны белергә тиеш: ылыслы агачларны законсыз кисү рәвешендә урман хуҗалыгына китерелгән зыян күләме саклагыч төркем урманнарында: нарат өчен – 5492,34 сум, чыршы – 4951,44 сум; эксплуатация төркеме урманнарында: нарат өчен – 2746,17 сум, чыршы – 2475,72 сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, административ штраф салыначак. Урман гүзәлләрен законсыз кискән өчен гражданнарга – 3000-4000 сум, вазифаи затларга – 20000-40000 сум, юридик затларга 200-300 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Әгәр кисү механизмнар, автомототранспорт чаралары, үзйөрешле машиналар кулланып башкарылса, гражданнарга 4000-5000 сум, вазифаи затларга – 40000-50000 сум, юридик затларга 300000-500000 сум түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев