Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчыларына урманнарда ефәк күбәләгенә каршы көрәштә волонтер-мәктәп укучылары ярдәм итте

Иске Үзи урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары төркеме Аксубай участок урманчылыгында ефәк күбәләгенә каршы көрәш чарасында катнашты.

Быел җәй район урманнары өчен катлаулы чор булды – урман массивының шактый зур мәйданына корткычлар зыян салды. Аларга каршы химик ысул белән көрәш – участокларга препаратлар сибү оештырылды. Әмма, торак пунктлар янында мондый эшләрне башкарырга ярамый, урманчылар аларны кул белән эшкәртү ысулын тапканнар. Агач кәүсәләрендәге ефәк күбәләге йомыркаларын алар ягулык-майлау материаллары белән эшкәртеп юк итәләр. Эш нәтиҗә бирсен өчен, бу операцияне төркем белән башкарырга кирәк. Урманчылар авыл халкына, хезмәт коллективларына, табигать сөючеләргә, ваемсыз булмаган гражданнарга куркыныч корткыч белән көрәштә ярдәм итүне сорыйлар.

Урманчылык хезмәткәрләренең чакыруына Иске Үзи мәктәбе укучылары җавап бирделәр. 8-9-10 сыйныф укучылары Кече Аксубай янындагы урманга килделәр.
Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин яшь волонтерлар белән урманда куркынычсызлык чаралары буенча кыскача инструктаж үткәрде, ефәк күбәләге йомырка салган урыннарны ничек эшкәртергә кирәклеге турында сөйләде, эшләп күрсәтте. Участок урманчылыгы хезмәткәрләре балаларга «хезмәт кораллары» – нефть продуктлары салынган пластик шланглар тараттылар. Волонтерлар периметр буенча басып, эшкә керештеләр. Алар тирә-юньдәге һәр агачны тикшерделәр һәм көрән төстәге формацияләрне табып, аларны эшкәрттеләр.

– Укучыларыбыз бу эшнең ни өчен башкарылуын белә, – дип билгеләп үттеләр укытучылар. – Аларга мәктәптә үк ефәк күбәләгенең нәрсә икәне һәм урманга нинди куркыныч янавы турында аңлаттык.

Кызлар һәм малайлар тырышып эшләделәр. Ахырда аларны урманчылардан сюрприз көтте – тәм-томнар белән самавардан чәй эчтеләр. Мәктәп укучылары өчен көн уңышлы үтте: укыдылар, урман буйлап саф һава сулап йөрделәр, тәмле чәй эчтеләр, ә иң мөһиме – табигатькә корткычлардан котылырга ярдәм иттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев