Аксубай урманчылары минеральләштерелгән полосалар сөреп урманнарны янгыннан саклыйлар
Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре урманнарны янгыннардан саклау чаралары комплексы кысаларында урман чикләрен сөрә башладылар.
Агымдагы елда урманчылык территориясендә 38 километр яңа минеральләштерелгән полосалар булдыру һәм гомуми озынлыгы 213 километр булган минеральләштерелгән полосаларны яңарту планлаштырыла. Бу бурычны үтәү урман белән чиктәш болыннарда коры үлән янганда утның урманнарга күчү куркынычын күпкә киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев