Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылары 2200 төп чыршыдан торган “Хәтер бакчасы”на нигез салдылар

Җиңү көне алдыннан Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре “Хәтер бакчасы” акциясендә катнаштылар.

Чабаксар участок урманчылыгының 77нче кварталы 2 гектар мәйданда хәтер бакчасы булдыру урыны булды.

Урман хуҗалыгының 16 хезмәткәре 2,2 мең төпкә якын чыршы үсентесе утыртты. Бу акция Бөек Ватан сугышы геройлары хәтерен саклау буенча гомумроссия инициативасының бер өлеше булып тора. Һәр үсенте хәтерне саклауга һәм табигатьне саклауга керткән өлешне гәүдәләндерә.

– Без ветераннарның батырлыгын хөрмәт итәбез, әмма киләчәк буыннарга да яшел мирас калдырабыз, — дип ибилгеләп үтте баш урманчы Андрей Ильмухин.

Фото урманчылык архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев